27 нче февраль көнне Олыяз мәдәният йортында "Татар кызы" бәйгесенең беренче сайлап алу туры узды
22:40 27.02.2026 16+
27 нче февраль көнне Олыяз мәдәният йортында "Татар кызы" бәйгесенең беренче сайлап алу туры узды. Аш Буҗи, Олыяз, Байлангар, Салтык -Ерыклы һәм Татар Толлысы авылы кызлары үзара көч сынашты. Кызларга һәм аларны әзерләгән мәдәният хезмәткәрләренә, бәйгене кабул иткән Олыяз мәдәният йорты хезмәткәрләренә һәм иганәчеләргә рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Бәйгенең иганәчеләре:
Бәйгенең иганәчеләре:
- “АМИНА ФУД” кафесы — иң тәмле, яңа һәм чиста продуктлардан ясалган, "Хәләл" стандартындагы суши һәм пиццалар. Ашларыгыз тәмле булсын!
- Вәлиев Рафил Кави улының нотариаль конторасы — эшмәкәрләргә һәм гражданнарга килешүләрне куркынычсыз һәм җиңел башкарырга ярдәм итүче ышанычлы партнер.
- “Рамазан икмәге” (Шәхси эшмәкәр Юнысов Рамазан) — халкыбызның борынгы рецептларын саклап, күңел җылысын кушып пешерелгән икмәк ризыклары.
- “Урал” җәмгыяте җитәкчесе Хәбибрахманов Нияз Газинур улы.
- «Карлес» Шәхси эшмәкәр Хайрутдинова Ләйсән Рифкат кызы
- “Седой Граф” кафесы