18+
Герб
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

«Татар кызы – 2026» бәйгесенең йомгаклау туры узды!

22:38 06.03.2026 16+
191
«Татар кызы – 2026» бәйгесенең йомгаклау туры узды!
6 март көнне район мәдәният йортында матурлык, зирәклек һәм милли рух бәйрәме — «Татар кызы» конкурсының финалы үтте!
Быелгы бәйгедә районыбыз авылларыннан чыккан 5 чибәр һәм сәләтле кыз катнашты:
Хаҗиева Зифа (Аш-Буҗи авылы)
Гыйльмуллина Нәфисә (Салтык-Ерыклы авылы)
Фатыхова Гөлназ (Березняк авылы)
Мамлеева Алия (Югары Шәмәрдән авылы)
Гыйлметдинова Алсу (Әсән-Елга авылы)
Кызларыбыз тамашачыларны үзләренең чыгышлары, милли киемнәре һәм татар традицияләрен белүләре белән сокландырды.
«Татар кызы – 2026» исеменә Аш- Буҗи авылы кызы Хаҗиева Зифа лаек булды Бәйгенең төп иганәчеләренә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез: Аларның ярдәме белән бәйрәм югары дәрәҗәдә узды:
  "Кукмара балы" кооперативы продуктлары җитештерүче.
"Глобус" канцтоварлар кибете (Ленин урамы, 39) — иң киң сайлау мөмкинлеге һәм кулай бәяләр.
  Рурайам — кондитер әйберләре җитештерү цехы (Газизов Райнур Өлфәт улы).
  «Карлес» Шәхси эшмәкәр (Хайрутдинова Ләйсән Рифкат кызы).
"Седой Граф" кафесы.
  "Кукмара сөте" ААҖ җитәкчесе, шәхси эшмәкәр (Хаматдинов Миннефәнис Фәләхетдин улы). Шәхси эшмәкәр (Салахетдинова Венера Госман кызы).
Барлык катнашучыларга, оештыручыларга һәм кунакларга рәхмәт! Милли традицияләребезне саклау һәм үстерүдә бергә булыйк! #АкКалфак #ТатарКызы  #МиллиБәйге #Культура #ТатарКызы2026
Оставить сообщение