Кукмара шәһәренең «Салават купере» балалар бакчасында «Татар малае» бәйгесенең финалы гөрләде
14:33 09.03.2026 16+
Кукмара шәһәренең «Салават купере» балалар бакчасында «Татар малае» бәйгесенең финалы гөрләде. Финалда 7 малай берничә юнәлештә көч сынашты. Һәр бала үзләре турында, үз гаиләләре, туган телгә мөнәсәбәтләре, мавыгулары турында сөйләде. Үз гаиләләренә хас булган традиция һәм сыйфатларын күрсәтте.
Бәйгенең кунаклары Татарстанның атказанган укытучысы, Бөтендөнья татар хатын-кызлары Ак калфак оешмасының Кукмара бүлеге җитәкчесе Җиһаншина З.Н.,Кукмара Ак калфак оешмасы әгъзасы Минһаҗева Р., Кукмара мөхтәсибәте мөслимәләр берлеге җитәкчесе Аксанова Г.М. конкурсантларны югары бәяләде. «Татар малае» балаларны гына түгел, ә тулаем гаиләләрне, туганнарны берләштерә торган зур бәйрәм булды.
Подписывайтесь на Наш Кукмор в МАХ -
https://max.ru/kukmortatarstan
Наш Кукмор в Telegram -
https://t.me/KukmorOfficial
#НашКукмор #КукморскийРайон