18+
Герб
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Кукмара район мәдәният йорты — республикада алдынгылар рәтендә!

16:49 13.03.2026 16+
1432
Кукмара район мәдәният йорты — республикада алдынгылар рәтендә!

Бүген Балтач районында узган республика киңәшмәсендә Кукмара муниципаль районының «Район мәдәният йорты» зур бүләккә лаек булды. Коллективыбыз «Пушкин картасы» федераль программасын үстерүгә керткән өлеше һәм 2025 ел нәтиҗәләре буенча югары күрсәткечләргә ирешкән өчен билгеләп үтелде.

Бу — һәр хезмәткәребезнең фидакарь хезмәте һәм тамашачыларыбызның безгә булган ышанычы нәтиҗәсе. Без яшьләр өчен кызыклы чаралар оештырырга, мәдәниятне үстерергә һәм алга барырга омтылабыз!

Котлыйбыз! Кукмара мәдәнияте — һәрвакыт югарылыкта!
Оставить сообщение