18+
Герб
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Бүген безнең Олыяз мәдәният йортында бик күркәм һәм тирән мәгънәле бәйрәм «Тарихта, без эзлебез— Эхо веков» гаилә династияләре республика бәйгесенең зональ этабы үтте

18:17 10.04.2026 16+
1158
Бүген безнең Олыяз мәдәният йортында бик күркәм һәм тирән мәгънәле бәйрәм «Тарихта, без эзлебез— Эхо веков» гаилә династияләре республика бәйгесенең зональ этабы үтте

Бу чара ярыш кына түгел, ул безнең тарихыбызга, тамырларыбызга һәм иң изге кыйммәтебез булган Гаиләгә хөрмәт күрсәтү бәйрәме буларак истә калды.
Исегездәдер, әлеге матур бәйге 2019 елда Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан башлап җибәрелгән иде. Шул вакыттан алып, ул ел саен үткәрелеп килә һәм бүген инде буыннарны берләштерүче зур традициягә әверелде.

Бүгенге зональ этапта 6 районның иң үрнәк гаиләләре үзләренең нәсел шәҗәрәләрен тәкъдим итте. Сәхнә түрендә Яр Чаллы, Әгерҗе, Менделеевск, Арча, Кукмар һәм Саба районнарыннан килгән династияләр үзләренең осталыкларын, милли гореф-гадәтләрен күрсәттеләр.

Без бүген сәхнәдә тарихны гына түгел, бәлки буыннар арасындагы какшамас бәйләнешне, әби-бабаларыбызның рухын һәм киләчәккә булган ныклы иманны күрдек.

Кадерле гаиләләр!
Олыяз җиренең кунакчыллыгы сезнең күңелләрдә җылы истәлек булып калыр дип ышанабыз. Сәламәт булыгыз, гаиләләрегезгә тынычлык, бәрәкәт юлдаш булсын! Юлыгызда һәрчак уңышлар көтеп торсын!
Оставить сообщение