18+
Герб
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Березняк мәдәният йортында якташыбыз авылдашыбыз, Мухина Марзия Гаяз кызына багышланган "Талантлы син Кеше туганым, –сәлатле син, һәрбер иҗатка"дип исемләнгән әдәби

13:51 12.04.2026 16+
2581
Березняк мәдәният йортында якташыбыз авылдашыбыз, Мухина Марзия Гаяз кызына багышланган "Талантлы син Кеше туганым, –сәлатле син, һәрбер иҗатка"дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үткәрелде. Марзыя Гаяз кызы башкалабыз Казанның ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясендә 35 ел югары категорияле шәфкать туташы булып эшләп, 1986 нчы елда СССР Югары Совет Президиумы указы белән “Хезмәттәге фидакарьлек өчен” медаленә лаек табылса, 2005 елда Россия Федерациясе президенты указы белән “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнеп, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының “Почетлы ветеран” исемен йөртә. Һәрдаим активлыгы өчен комсомол билетын Вахитов районы ВЛКСМ комитеты карары белән, яше чыккач та, үзенә истәлеккә калдырып, димәк, мәңге яшьлектән атлаучы, хезмәтеннән лаеклы ялга китеп һәм шушы ялның бөтен тәмен тоеп, шигърият диңгезендә йөзеп йөрүче хыялый зат. Аның сүзләренә язылган ике дистәдән артык җырларны радио, телевидение аша, затлы сәхнәләрдән талантлы артистларыбыз тамашачыга җиткерә.
Кичәгә
1.Березняк җирлеге башлыгы Шарипов Р. Ф. 2.Кукмара районының хакимият башлыгы киңәшчесе Каримуллина Р. А.
3.Кукмара районы имам мөхтәсибе Тимергалиев Р.Р.
4.Казан шәһәре 7нче хастаханә ревматология үзәгенең ревматология бүлеге мөдире Мухина Р. Г.
5.Ирек мәйданы газетасының баш редактор урынбасары Галиева Ч. И.
6.Кукмара районы китапхәнәләр сестемасы директоры Касимова Р. Х.
7.Чараны үткәрүдә аеруча зур ярдәм иткән Харис Вагапов исемендәге Березняк төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучыларына, укучыларына, 8.Березняк мәдәният йорты каршында эшләп килүче берләшмәләргә йөрүче балаларга, апалар катнашты Сезгә барыгызга да исәнлек - саулык гаиләләрегезгә тынычлык телибез. Мындый кешеләр булганда, Березняк җирлегендә мәдәният учагы балкыр җирлек тарихы онытылмас.‍️
Оставить сообщение