Хөрмәтле кукмаралылар һәм районыбыз кунаклары! Сезне Сабантуй бәйрәменең иң күркәм, милли бизәге булган бәйгеләрендә катнашырга чакырып калабыз!
08:03 02.06.2026 16+
Хөрмәтле кукмаралылар һәм районыбыз кунаклары! Сезне Сабантуй бәйрәменең иң күркәм, милли бизәге булган бәйгеләрендә катнашырга чакырып калабыз!
Милләтебезнең матурлыгын, гореф-гадәтләрен олылап, түбәндәге номинацияләрдә үз көчегезне сынап карагыз:
«Сабантуй гүзәле»
«Иң озын толым» (барлык теләүче кызлар һәм хатын-кызлар өчен)
«Иң милли кыз»
«Иң милли егет»
«Милли гаилә» (иң матур милли киемдәге гаилә)
Бәйгеләрнең башлану вакыты:
• 11:00 — «Сабантуй гузәле» бәйгесе.
• 14:00 — «Озын толым» бәйгесе.
• 14:30 — «Милли кием – бәйрәм бизәге» бәйгесе («Милли гаилә», «Иң милли кыз», «Иң милли егет»).
Милли кием – милләтемә тугрылык юлы, ә озын толым – горурлык билгесе! Катнашыгыз, күркәм гадәтләребезне бергә саклыйк!
Бәйрәмгә рәхим итегез!
Подписывайтесь на Наш Кукмор в МАХ -
https://max.ru/kukmortatarstan
Наш Кукмор в Telegram -
https://t.me/KukmorOfficial
#НашКукмор #КукморскийРайон