18+
Герб
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Хөрмәтле райондашлар!

20:06 06.11.2023 16+
2857
Хөрмәтле райондашлар! Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән чын күңелдән котлыйм.

6 ноябрь яңа тарихта иң истәлекле көннәрнең берсе булды. Татарстан Республикасы Конституциясе – төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып кабул ителгән, күпмилләтле халкыбыз сайлап алган принципиаль сәяси юлны билгеләгән төп канун ул.

Тарихи күзлектән караганда, кыска гына чор эчендә күп өлкәләрдә республикабыз, шул исәптән, районыбыз ирешкән уңышлар республиканың Төп Канунында беркетелгән тотрыклы икътисадый һәм социаль үсештә сайлап алган курсның дөреслеген раслады.

Татарстанның һәм Россиянең бүгенгесе һәм киләчәге турында зур кайгыртучанлык күрсәтеп, республикабыз, тулаем алганда, төрле социаль-сәяси процессларда актив катнаша. Бу безнең сәяси тормышыбызда тотрыклылыкны саклый. Социаль һәм икътисадый мәсьәләләрне хәл итүдә мөстәкыйльлекне арттыру курсы, димәк, эзлекле төстә гамәлгә аша дигән сүз.

Хөрмәтле райондашлар, сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән чын күңелдән котлыйм. Һәрберегезнең хокуклары яклануын һәм канун белән ныгытылган бурычларыгызны үтәп яшәвегезне, сау-сәламәт һәм шат күңелле булуыгызны телим.

Директор ГАУСО "КЦСОН "Тылсым" МТЗ и СЗ РТ в Кукморском муниципальном районе" Руслан Марсилович Шарипов

Оставить сообщение