18+
Герб
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Рафаил Төхфәтуллин Нишләргә?

11:38 14.12.2024 16+
167
Рафаил Төхфәтуллин “Нишләргә?”

Нишләргә соң миңа? Ничек кенә итеп әнигә пальто сатып алырлык акча кулга төшерергә?

Менә ничә көн инде шушы сорау миңа һич кенә тынгылык бирми. Шуның аркасында әнә алгебрадан гомеремдә беренче тапкыр «икеле» дә эләкте...

Әниемнең җәй буе кәефсезләнеп, аяк өсте авырып йөрүен мин инде күптән сизә идем. Еш кына ул фермадан кайткач ук ята, ашарга да Асия апам пешерә иде. Мондый көннәрне өйдә бик тә күңелсез була, апа пешергән аштан төчкелт камыр тәме килә һәм ни өчендер әнинең ипи салган көннәрдә пешерә торган бәрәңге пәрәмәчләре искә төшә иде. Андый көннәрне сыерга башак болгатырга, утын ярырга да чыгасы килми иде минем. Иренгәннән түгел, һич юк! Тик ул эшләрне әни түгел, ә апа кушканы өчен эшлисе килми иде...

Хикәянең дәвамы: https://librarykukmor.ru/tpost/89ii5gh7r1-rafail-thft..



Оставить сообщение