18+
Герб
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Вахит авылыннан Разыя Гарифуллина 95 яшьлек юбилеен билгеләп уза

21:09 05.11.2025 16+
3042
Вахит авылыннан Разыя Гарифуллина 95 яшьлек юбилеен билгеләп уза.

Юбилярны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Регина Мусина, Янил авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбанов, Янил җирлегенең ветераннар советы рәисе Гөлфия Низамиевалар килде. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын, Кукмара муниципаль районы башлыгы Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Балачагы һәм үсмерчагында тормышның бар ачысын үз җилкәсендә күтәреп, гаилә коргач алты баласына гомер биргән юбиляр бүген якыннары янәшәсендә матур картлыгын кичерә.
Оставить сообщение