18+
Герб
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

2025елның 20 ноябрендә «Балачак территориясе: чакырулар - 2025» VIII Бөтенроссия мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре форумы кысаларында Татарстан Республикасының

16:09 21.11.2025 16+
928
2025елның 20 ноябрендә «Балачак территориясе: чакырулар - 2025» VIII Бөтенроссия мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре форумы кысаларында Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында республика педагогик конкурсы узды.

Конкурс Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институты базасында уздырылды һәм төбәк балалар бакчаларының алдынгы педагогик тәҗрибәсен белем бирү процессының төрле юнәлешләре буенча таратуга юнәлдерелде. Конкурсның төп эксперты булып педагогика фәннәре докторы, Мәскәү шәһәр педагогика университетының педагогика департаменты профессоры Людмила Евгеньевна Осипенко чыгыш ясады. Кукмара шәһәренең 10 нчы балалар бакчасывәкилләре булып мөдир Зиатдинова Гөлназ Ринат кызы һәм өлкән тәрбияче Хафизова Ирина Александровна чыгыш ясады. Алар «Һөнәрләр иленә-беренче адымнар» проектында үзләренең белем бирү практикасының уникаль тәҗрибәсен күрсәттеләр.

Эксперт комиссиясе коллективның югары профессиональлеген һәм мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә керткән зур өлешен билгеләп үтте. 42 катнашучы арасыннан 10нчы балалар бакчасы лаеклы рәвештә өченче урынны алды.

Источник: МУ "Управление образования Исполкома Кукморского МР"

#НашКукмор #КукморскийРайон #Кукмор
Оставить сообщение