Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Бүген 26 нчы сеетябрь көнне Байлангар мәдәният йортында "Ак калфак" оешмасы эшчәнлеге кысаларында "Тәрәз төбем саен яран гөл" дип исемләнгән бик матур бәйрәм кичәсе...

22:33 26.09.2025
Бүген 26 нчы сеетябрь көнне Байлангар мәдәният йортында "Ак калфак" оешмасы эшчәнлеге кысаларында "Тәрәз төбем саен яран гөл" дип исемләнгән бик матур бәйрәм кичәсе...
Бүген 26 нчы сеетябрь көнне Байлангар мәдәният йортында "Ак калфак" оешмасы эшчәнлеге кысаларында "Тәрәз төбем саен яран гөл" дип исемләнгән бик матур бәйрәм кичәсе оештырылды. Бәйрәм барышында, яран гөлләренең тарихы белән таныштырылды аларның төрләре турында кызыклы фактлар яңгырады, гөлләрне дөрес тәрбияләү, күчереп утырту серләре белән таныштырылды. Матур гөлләрен алып килгән уңган хуҗабикәләр "Иң күп гөл үстерүче", "Иң күп сорт яран үстерүче", "Иң матур гөл үстерүче" "Яран гөл турында иң күп белүче" номинацияләрендә бүләкләнделәр. Кичәнең икенче өлешендә Байлангар авылы остабикәләре пешереп алып килгән төрледән- төрле кабак, кабачки коймаклары, мич коймакларына бәя бирелде. Бәйрәм кичәсе бик эчтәлекле һәм җылы булып, килгән халык тиз генә таралыша алмыйча, гармун көенә кушылып җырлап- биеп әле бик озак дәвам итте. Байлангар мәдәният йорты хезмәткәрләренә, Кукмара районы "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Җиһаншина Зөмәрә ханымга бу матур бәйрәм өчен бик зур рәхмәт. Киләчәктә дә шушындый тәрбияви дә, әһлакый да, милли дә, халкыбыз өчен әһәмиятле булган бәйрәмнәр булып торсын.

#аккалфак
3312
Рекламный баннер 728x90px center-bottom