Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Кукмара Үзәк китапханәсендә бүген истәлекле вакыйга – биредә «Октябрино: тарих еллар һәм кешеләр» китабы һәм Кукмара мөхтәсибәтенә багышланган «Безнең мирас» журналының...

14:02 18.12.2025
Кукмара Үзәк китапханәсендә бүген истәлекле вакыйга – биредә «Октябрино: тарих еллар һәм кешеләр» китабы һәм Кукмара мөхтәсибәтенә багышланган «Безнең мирас» журналының...
Кукмара Үзәк китапханәсендә бүген истәлекле вакыйга – биредә «Октябрино: тарих еллар һәм кешеләр» китабы һәм Кукмара мөхтәсибәтенә багышланган «Безнең мирас» журналының 12 нче саны тәкъдим ителде.

Әлеге чара — ул гади презентация генә түгел, ә вакытлар аша сузылган хәтер, буыннарны бәйләүче рухи күпер. Китап битләрендә һәм журнал язмаларында Кукмара төбәгенең үткәне, аның күренекле шәхесләре, дин һәм милли кыйммәтләрне саклап килгән кешеләр язмышы чагылыш таба. Бу хезмәтләр туган як тарихына битараф булмаган һәркем өчен кыйммәтле рухи хәзинә булып тора.

Очрашу җылы әңгәмә, фикер алышу, хәтирәләр белән уртаклашу рухында узды.

#НашКукмор #КукморскийРайон
5004
Рекламный баннер 728x90px center-bottom