Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Кукмарада Герой истәлегенә мемориаль такта һәм Герой партасы ачылды

18:02 19.12.2025
Кукмарада Герой истәлегенә мемориаль такта һәм Герой партасы ачылды
Кукмарада Герой истәлегенә мемориаль такта һәм Герой партасы ачылды

Күппрофильле лицейда махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган якташыбыз, әлеге белем йортының чыгарылыш укучысы Илназ Бадыгиев истәлегенә мемориаль такта һәм Герой партасын ачу тантанасы булды.

Мемориаль тактада түбәндәге сүзләр язылган:
«Безнең лицейда 2009-2020 елларда гвардиянең өлкән лейтенанты, танк батальоны штабы начальнигы урынбасары Бадыгиев Илназ Фәнис улы белем алды. Ул 2025 елның 5 июлендә махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәгән вакытта һәлак булды. Россия Президенты карары белән, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде».

Чарада район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район хәрби комиссары Альберт Гомәров, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Геройның әти-әнисе, тормыш иптәше, якыннары, сыйныфташлары, дуслары, укытучылар, лицей укучылары һәм башкалар катнашты.

#НашКукмор
5281
Рекламный баннер 728x90px center-bottom