Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Бүген истәлекле көн. Шәһәребезнең Җиңү паркы территориясендә Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләр вакытында башларын салган якташлар хөрмәтенә һәйкәл ачтык. Без аларның батырлыгын онытмаска.

21:30 15.12.2023
Бүген истәлекле көн. Шәһәребезнең «Җиңү паркы» территориясендә Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләр вакытында башларын салган якташлар хөрмәтенә һәйкәл ачтык. Без аларның батырлыгын онытмаска, һәрчак истә тотарга бурычлы.

Хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасы территориясендә егетләребез ил данын яклый. Без — көчле, бердәм халык. Үсеп килүче яшь буын да бу хакта белергә, үзенең Геройлары белән горурланырга тиеш.

Һәйкәлгә «Хәрби хәрәкәт һәм локаль конфликт ветераннары — якташларыбызга» дип язылган.

Анда Чечнядагы хәрби бәрелешләрдә гомере өзелгән ике райондашыбызның фотосы урын алган. Янсыбыдан Хәйретдинов Илсур Әгъләметдин улының гомере 1996 елда хәрби бурыч үтәгән вакытта өзелә. Ул һәлак булганнан соң «Батырлык ордены» белән бүләкләнә. Кукмарадан Гыйниятуллин Рафаил Вазых улы 2000 елда хәрби бурыч үтәгән вакытта һәлак була.

3507
Рекламный баннер 728x90px center-bottom