Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

28 декабрь көнне Саз-Тамак авылында #ТатарстандаКыш / zima.tatar проекты кысаларында күңелле һәм мавыктыргыч «Итекле хоккей» турниры узды

14:01 30.12.2025
28 декабрь көнне Саз-Тамак авылында #ТатарстандаКыш / zima.tatar проекты кысаларында күңелле һәм мавыктыргыч «Итекле хоккей» турниры узды
28 декабрь көнне Саз-Тамак авылында #ТатарстандаКыш / zima.tatar проекты кысаларында күңелле һәм мавыктыргыч «Итекле хоккей» турниры узды.

Кышкы спорт бәйрәмендә Саз-Тамак, Байлангар, Чишмәбаш, Арча һәм Саба командалары катнашып, җитезлекләрен, бердәмлекләрен һәм спорт рухын күрсәттеләр. Киеренке һәм кызыклы уеннар җанатарларга да, катнашучыларга да онытылмас тәэсирләр бүләк итте.

Турнир нәтиҗәләре буенча:
I урын — Байлангар командасы,
II урын — Саз-Тамак командасы,
III урын — Чишмәбаш командасы.

Ярышлар барышында кунакларны һәм спортчыларны милли тәм-томнар белән каршы алдылар: кайнар чәй, хуш исле коймаклар һәм традицион карга боткасы бәйрәмгә аерым ямь өстәде.

#ЗимаВТатарстане #АйдаГулять #КЫШТАТАРСТАНДА #НашКукмор #КукморскийРайон
2824
Рекламный баннер 728x90px center-bottom