Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Бүген Зур Кукмара авыл җирлегендә урам командалары арасында Нуриев Рамил истәлегенә багышланган волейбол турниры узды

17:37 18.01.2026
Бүген Зур Кукмара авыл җирлегендә урам командалары арасында Нуриев Рамил истәлегенә багышланган волейбол турниры узды. Әлеге ярыш авыл җирлегендә традициягә әверелгән Спартакиада кысаларында үткәрелде. Быел спорт сөючеләр 15 төр спорт буенча көч сынашачак, ә бүгенге турнирда 12 команда катнашты.

Киеренке һәм мавыктыргыч уеннар нәтиҗәсендә:
1 урын — Школьная–Майская урамы командасы
2 урын — Октябрь урамы
3 урын — Рудник авылы
4 урын — Янсыбы авылы командасы яулады.

Турнирның иганәчесе Хафизов Рамил җиңүчеләрне бүләкләр белән сөендерде. Шулай ук аның улы — ХК «Сочи» командасы уенчысы Хафизов Тимур исеменнән турнирның иң яшь уенчысына махсус истәлекле бүләк тапшырылды.

Зур Кукмара авылында әлеге Спартакиада инде бишенче ел рәттән үткәрелә һәм авыл халкын спортка, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүче матур традициягә әверелде.

Барлык ярышлар нәтиҗәләре буенча беренче урынны алган командага зур тәкә бүләк ителә.

#НашКукмор
4337
Рекламный баннер 728x90px center-bottom