Гәрәй Рәхим “Чәчәк сатучы малай”
Кешеләр чәчәкләргә карап сокланалар, хуш исләрен исниләр, аларны түшләренә кадап йөриләр. Ә менә Әмир өчен чәчәкләр бары тик газап кына китерә. Юк, яратмый Әмир чәчәкләрне. Шулар аркасында бит инде ул, иртүк торып, әбисе белән Казанга чабарга тиеш. Әбисе чәчәк сатарга мәҗбүр итмәсә, борылып та карамас иде ул аларга. Дөрес, бу - чарасызлыктан уйлап табылган әйбер. Шул рәвешле акча эшләмәсәң, аларның ашарга да, киенергә дә мөмкинлекләре булмаячак. Монысын аңлый Әмир. Шулай да йокысы туймый уянганда, чәчәкләрне күралмас дәрәҗәгә җитә.
Хикәянең дәвамы:
http://librarykukmor.ru/tpost/xigm111zu1-gri-rhim-chc...В.МихалковИсемендәгеБалаларҮзәкКитапханәсе