"Татар егете – 2026" бәйгесе гөрләп узды!
23:05
13.02.2026
https://max.ru/id1623009652_gos/AZxYkCOhLhg
"Татар егете – 2026" бәйгесе гөрләп узды!
Бүген, 13 февраль көнне, Байлангар мәдәният йортында район күләмендәге "Татар егете – 2026" конкурсы узды. Бәйгедә Байлангар, Зур Сәрдек, Сәрдекбаш, Березняк һәм Пычак авыл җирлекләреннән килгән егетләр үзләренең осталыкларын, белемнәрен һәм милли рухларын күрсәттеләр. Катнашучыларның чыгышлары бик эчтәлекле, күркәм һәм эчкерсез иде.
Мондый чараларны оештыруда безгә һәрвакыт ярдәм кулы сузучы иганәчеләребезгә рәхмәтебез чиксез.
Бүгенге конкурсның иганәчеләре:
1. “Кукмара балы” кооперативы — үзе тәмле, үзе файдалы умартачылык продуктлары җитештерүче. “Кукмара балы” сезгә яхшы кәеф һәм ныклы сәламәтлек бүләк итә.
2. “Глобус” канцтоварлар кибете (Ленин урамы, 39) — иң киң сайлау мөмкинлеге һәм кулай бәяләр. Килегез, күрегез, дус булыгыз!
3. “АМИНА ФУД” кафесы — иң тәмле, яңа һәм чиста продуктлардан ясалган, "Хәләл" стандартындагы суши һәм пиццалар. Ашларыгыз тәмле булсын!
4. Вәлиев Рафил Кави улының нотариаль конторасы — эшмәкәрләргә һәм гражданнарга килешүләрне куркынычсыз һәм җиңел башкарырга ярдәм итүче ышанычлы партнер.
5. “Рамазан икмәге” (Шәхси эшмәкәр Юнысов Рамазан) — халкыбызның борынгы рецептларын саклап, күңел җылысын кушып пешерелгән икмәк ризыклары.
6. “Урал” җәмгыяте җитәкчесе Хәбибрахманов Нияз Газинур улы.
Хөрмәтле иганәчеләребез! Сезгә күрсәткән ярдәмегез, милләт язмышына, яшь буынны тәрбияләүгә битараф булмаганыгыз өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең игелекле гамәлләрегез үзегезгә меңе белән кайтып, эшләрегездә һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын. Гаиләләрегезгә — тынычлык, бәхет, ә бизнесыгызга — чәчәк ату һәм яңа үрләр яулавыгызны телибез. Кукмарабызның данын бергәләп үстерик!
Конкурс "Татар егете – 2026" в Байлянгаре!
Сегодня, 13 февраля, в Байлянгарском Доме культуры состоялся яркий конкурс "Татар егете – 2026". Участники из Байлянгарского, Большесардекского, Сардекбашского, Березнякского и Псякского сельских поселений продемонстрировали свои таланты и знание национальных традиций.
Выражаем огромную благодарность нашим спонсорам: кооперативу «Кукмор балы», магазину «Глобус», кафе «AMINA FOOD», нотариусу Валиеву Р.К., ИП Юнусову Р. («Рамазан икмэге») и директору ООО «Урал» Хабибрахманову Н.Г.
Уважаемые спонсоры! Спасибо за вашу поддержку и вклад в развитие нашей молодежи. Желаем вам процветания, крепкого здоровья и неиссякаемой энергии. Пусть ваши добрые дела возвращаются к вам сторицей! Благополучия вашим семьям и успехов во всех начинаниях!
#аккалфак #татарегете2026 #татарегете #мәдәният