Галимҗан Гыйльманов «Бала хакы»
Әхияр картның күзенә йокы кермәде. Ул, хастаханәдән чыкканнан бирле, төшке якта, өйлә намазыннан соң, бераз йоклап, черем итеп ала. Бүген оеп, онытылып китә алмады. Күзләрен генә йома, каршына моннан ун ел элек армиядән үлеп кайткан оныгы килә дә баса. «Дәү әти, — дип әйтә кебек ул, — син мине онытмадыңмы әле? Онытма, яме! Мин синең кебек герой була алмадым... Бер орденсыз- нисез җир куенына кердем. Монда барысы да тигез, ә менә синең янда беркем дә юк... Үлгән чагыңда соңгы йотым су салып бирергә оныгың да булмаячак бит...»
Хикәянең дәвамы:
http://librarykukmor.ru/tpost/vsa9f9b3u1-galiman-giil..