Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Кукмарада Гает бәйрәме рухи тамаша һәм зур бүләкләр белән билгеләп үтелде

21:24 20.03.2026
Кукмарада Гает бәйрәме рухи тамаша һәм зур бүләкләр белән билгеләп үтелде
Кукмарада Гает бәйрәме рухи тамаша һәм зур бүләкләр белән билгеләп үтелде

Бүген район мәдәният йортында мөселманнарның олы бәйрәме — Ураза гаете уңаеннан тантаналы чара узды. Ильяс Халиков җитәкчелегендәге «Минбар» татар дини театры «Мәдрәсә — белем чишмәсе» спектаклен сәхнәләштерде.

Әлеге рухи чара эшмәкәр Райнур Газизовның матди ярдәме белән оештырылды. Чара ахырында Рамазан ае дәвамында оештырылган «Рурайам» конкурсына нәтиҗә ясалды. Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле булып автомобиль һәм заманча смартфон уйнату тора иде.

Район халкы исеменнән Райнур Газизовка зур рәхмәтебезне белдерәбез. Игелекле эшләрегез, халыкка күрсәткән игътибарыгыз өчен Раббыбыз Сезне олыласын, малларыгызга бәрәкәт бирсен. Саулык-сәламәтлек һәм яңа игелекле башлангычларда уңышлар теләп калабыз!
1782
Рекламный баннер 728x90px center-bottom