Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Зур Сәрдек һәм Күкшел мәдәният йорты хезмәткәрләре тагын зур бәйгедә чыгыш ясадылар

08:22 23.03.2026
Зур Сәрдек һәм Күкшел мәдәният йорты хезмәткәрләре тагын зур бәйгедә чыгыш ясадылар
Зур Сәрдек һәм Күкшел мәдәният йорты хезмәткәрләре тагын зур бәйгедә чыгыш ясадылар. 22 мартта Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә «Победа» мәдәният йортында «Татар моңы мәңге яңгырар» IV халыкара фестиваль-бәйгесе финалы узды. Фестиваль-бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән чыгыш ясаучылар катнашты. "Чәчкә" халык бию ансамбле һәм нәфис сүз номинациясендә чыгыш ясаган Ландыш Моратова ll дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булсалар, музыкантыбыз Шәүкәт Хөсәенов l дәрәҗә лауреат исемен яулады. Күкшел мәдәният йортыннан "Агымсу" гармунчылар ансамбле l дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Бу зур уңышлары белән котлыйбыз, яңадан-яңа иҗади үрләр яуларга язсын дигән теләктә калабыз. Без бергә, без бердәм!
2627
Рекламный баннер 728x90px center-bottom