Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Язгы игелек атнасы: Мәдәният хезмәткәрләре шәһәрне чистарта!

15:04 17.04.2026
Язгы игелек атнасы: Мәдәният хезмәткәрләре шәһәрне чистарта!
Язгы игелек атнасы: Мәдәният хезмәткәрләре шәһәрне чистарта!

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре «Язгы игелек атнасы» («Весенняя неделя добра») акциясенә зур теләк белән кушылдылар. Бөтен ил буенча барган бу игелекле чара кысаларында, мәдәният өлкәсе вәкилләре үз шәһәребезне төзекләндерүгә үз өлешләрен керттеләр.

Бүген коллектив бердәмлек күрсәтеп, шәһәребезнең үзәк урамнарының берсендә зур өмә оештырды. «Ратмир» кибетеннән алып Боз сараена кадәр булган участокны чүп-чардан, узган елгы үләннән чистарттык.

Мәдәният хезмәткәрләре —без сәхнәдә генә түгел, тормышта да үрнәк! Шәһәрнең йөзе булган үзәк урамнарны ялт иттереп кую — безнең һәрберебезнең бурычы. Чисталык һәм тәртип булган җирдә генә чын мәдәният яши.

Бергәләп игелек кылсак, дөнья тагын да яктырак һәм чистарак булыр!

#ЯзгыИгелекАтнасы #ВесенняяНеделяДобра #МәдәниятЙорты #ЧистаШәһәр #Кукмара #Субботник2026
2353
Рекламный баннер 728x90px center-bottom