Рус халык әкияте “Уртак бүләк”
Шулай беркөнне җир сукалап йөргәндә, авыл агае басуда бик зур асылташ тапкан.
— Бу асылташ кемнеке икән? — дип сораган ул күршесеннән.
— Илдәге һәммә байлык та патшаныкы. Хәзер үк патшага илтеп бир син аны,— дигән күршесе.
Агай, асылташны алып, патша сараена юл тоткан. Сарай капкасы төбендә моның каршысына генерал килеп чыккан.
— Кая барасың? — дип җикергән ул агайга.
— Патша хәзрәтләре янына. Минем аңа бирәсе асылташым бар иде,— дип, юаш кына җавап кайтарган агай.
— Ярый, бар. Әмма онытма: бу асылташ өчен патша сиңа нинди бүләк бирсә дә, яртысы миңа булыр...
Әкиятнең дәвамы:
http://librarykukmor.ru/tpost/jnkzh2yvt1-rus-halik-ki...В.МихалковИсемендәгеБалаларҮзәкКитапханәсе