Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Бүген, 18 нче апрель көнне, Яр Чаллы шәһәрендә "Татар егете-2026" республика бәйгесенең финалы узды

17:10 18.04.2026
Бүген, 18 нче апрель көнне, Яр Чаллы шәһәрендә "Татар егете-2026" республика бәйгесенең финалы узды. Әлеге бәйгедә Татарстан Республикасының төрле районнарыннан килгән егетләр "Татар егете- 2026" титулы өчен үзара көч сынашты. Нәтиҗәдә, искиткеч зәвыклы һәм эчтәлекле чыгышы белән, Кукмара районы Яңа Сәрдек авылы егете Нариман Мостафин үз яше буенча җиңү яулады. Шулай ук Нариман, тамашачы күңелен яулаган егет буларак та, махсус бүләк иясе булды.
Нариман бүгенге көндә Сәрдекбаш урта мәктәбенең 9 нчы сыйныфында белем ала. Киләчәктә тормышын медицина өлкәсе белән бәйләргә хыяллана. Аңа, әлеге бәйгедә катнашып, районыбыз данын яклавы өчен рәхмәтебезне белдереп, киләчәктә зур уңышлар, югары үрләр телибез.

#ТатарЕгете2026 #Татарлар #Кукмара #АкКалфак
1646
Рекламный баннер 728x90px center-bottom