Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Сәнгатькә гашыйк йөрәкләр сәхнәдә!

16:53 25.04.2026
Сәнгатькә гашыйк йөрәкләр сәхнәдә!
Сәнгатькә гашыйк йөрәкләр сәхнәдә!

23–24 апрель кичләрендә Сәрдекбаш җирлегенең Каенлык һәм Тырыш клубларында клуб берләшмәләре катнашында зур отчёт концертлары узды.

2,5 сәгать вакыт эчендә тамашачылар искиткеч бай эчтәлекле программа карап хозурландылар. Мәгънәле җырлар, дәртле биюләр һәм күпсанлы иҗади чыгышлар берсен-берсе алыштырып барды. Концертның һәр мизгеле җылы атмосферада үтте. Тамашачыларыбызның ихлас рәхмәтләре һәм күңел күтәренкелеге безне яңа иҗат үрләренә этәрә! ️

Шушы көннәрдә күңелебездә калган иң җылы хисләр белән тамашачыбыз Тәҗиева Гәүхәрия Тимерхан кызы да бүлеште:

Кичә уйламаганда Илшаттан кичке концертка чакыру килеп төште. Кайттым... Туган авылым бит, сагынып кайттым. Клуб матур, җанлы. Ишектән керүгә безне якты йөз белән Илшат һәм аның тирәсендәге бер төркем авылыбыз яшьләре каршы алды. Алар шундый бердәм, әйтерсең клуб эчендә тагын бер авыл яши. Күрергә бик күңелле, күңел сөенә.
Концерт бик матур булды, һәр катнашучының чыгышы заманча һәм күркәм иде. Ә инде ахырдан Илшатның җырлавы күңелгә үтте. Моңлы һәм көчле тавыш!
Илшат, рәхмәт сиңа безнең авыл өчен! Алга таба да сүнмичә-сүрелмичә, авылны җанландырып эшләвеңне күрәсе килә.

Ә бүген һәм иртәгә без Яңа Сәрдек һәм Сәрдекбаш клубларында сезне — яраткан тамашачыларыбызны көтеп калабыз!

Килегез, күрегез, сокланыгыз! Без сезне һәрвакыт көтеп калабыз! ️
2367
Рекламный баннер 728x90px center-bottom