Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

140 нурлы ел

10:08 25.04.2026
140 нурлы ел...
Бүген мәктәбебездә Габдулла Тукайның иҗат мирасына багышланган чара узды.Татар сыйныфы җитәкчеләре Сәләхетдинова Г. С., Мәүликәева А.А., Латипова Л.Ф., Оразсахатова Г.Б иртән балаларны шагыйрь иҗатының геройлары белән каршы алдылар. Шигырьләрдән өзек яңгырады, укучылар җанлы хикәяләр сөйләде, биючеләр халык көйләренә биеде, ә инде зурлар күз яшьләре белән Тукай сүзләрен искә алдылар. Укучылар, кунаклар, өлкәннәр - барысы да бер тында Тукай дөньясына чумды. Бербөтен халык, бербөтен күңел, бербөтен моң! Алга таба да шагыйрь сүзләре күңелләрдән китмәсен. Киләчәк буын Тукай рухын мәңге сакласын!
1667
Рекламный баннер 728x90px center-bottom