Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

24 апрель көнне Әсән Елга мәдәният йортында Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган "Тукай безнең йөрәкләрдә" дигән әдәби-музыкаль кичә...

10:12 26.04.2026
24 апрель көнне Әсән Елга мәдәният йортында Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган "Тукай безнең йөрәкләрдә" дигән әдәби-музыкаль кичә...
24 апрель көнне Әсән Елга мәдәният йортында Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган "Тукай безнең йөрәкләрдә" дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Чара төрле яшьтәге кешеләрне берләштерде һәм татар мәдәнияте һәм әдәбиятының чын бәйрәменә әверелде. Тамашачылар, катнашучылар зур кызыксыну белән шагыйрьнең биографиясе белән таныштылар, аның балачагы һәм әдәбиятка юллары турында күп яңалыклар белделәр. Балалар чыгышы бәйрәмнең иң якты мизгеле булды, алар шагыйрьнең танылган әсәрләрен тәкъдим иттеләр.

Яшь катнашучылар Тукай шигырьләрен укыдылар, аның "Су анасы", «Эш беткәч, уйнарга ярый" әсәрләрен сәхнәләштерделәр", җырлар башкардылар. Чара азагында халкыбызның гимнына әверелгән «Туган тел» җыры башкарылды.

Чара йомгаклары буенча чарада катнашучыларның барысына да рәхмәт хатлары тапшырылды
1703
Рекламный баннер 728x90px center-bottom