Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Кукмараның 3нче урта мәктәбендә Чернобыль АЭСындагы фаҗигагә 40 ел тулуга багышланган искә алу чарасы узды

17:01 28.04.2026
Кукмараның 3нче урта мәктәбендә Чернобыль АЭСындагы фаҗигагә 40 ел тулуга багышланган искә алу чарасы узды
Кукмараның 3нче урта мәктәбендә Чернобыль АЭСындагы фаҗигагә 40 ел тулуга багышланган искә алу чарасы узды. Очрашуның төп максаты — батырларны искә алу, яшь буында тарихи хәтер һәм ватанпәрвәрлек тәрбияләү. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Багаманова, хәрби комиссар Альберт Гомәров, чернобыльчелар, ветераннар, укучылар һәм укытучылар катнашты.

Айгөл Багаманова үз чыгышында 40 ел элек булган коточкыч вакыйганың масштабларын искә төшереп: «Чернобыль фаҗигасе бик күп кешенең гомерен өзде. Без тарихны һәм геройларны белергә тиеш», — дип ассызыклады. Чарада ветераннар авыр хезмәт һәм батырлык турында истәлекләре белән уртаклашты.

Окучылар әзерләгән чыгышлар, шигырьләр һәм музыкаль номерлар тантанага аерым мәгънә өстәде. Мондый очрашулар үткән фаҗигаләрне онытмаска, батырларның исемнәрен күңелләрдә сакларга ярдәм итә.

Фото: Алсу Сәләхетдинова / «Кукмор-информ»

Подписывайтесь на Наш Кукмор в МАХ -
https://max.ru/kukmortatarstan

Наш Кукмор в Telegram -
https://t.me/KukmorOfficial

#НашКукмор #КукморскийРайон
1356
Рекламный баннер 728x90px center-bottom