Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Кукмара — «KazanForum» мәйданында!

19:07 14.05.2026
Кукмара — «KazanForum» мәйданында!
Кукмара — «KazanForum» мәйданында!

13-15 май көннәрендә Татарстан башкаласында XVII «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы уза. Биредә дөньяның йөздән артык иле вәкилләре җыелды.

Форум кысаларында Уникаль осталык үзәгендә республикабызның муниципаль районнары катнашында концерт программалары оештырыла. Бүген безнең Кукмара районы үзенең иҗади программасы белән чыгыш ясады! Безнең артистлар Кукмараның бай мәдәниятен, милли традицияләрен дөнья дәрәҗәсендә күрсәттеләр.

Тамашачылар арасында булган Казан кунаклары — Сәет һәм Сәрия Хәертдиновларның җылы сүзләре безне бик дулкынландырды:
«Кукмара халкын бик яратып карыйбыз! Кукмара итек, савыт-саба белән дан тота, ул продуктларны яратып кулланабыз. Бик матур концерт куясыз, елаттыгыз да, көлдердегез дә. Бик зур рәхмәт сезгә!»


Мондый зур халыкара чарада катнашу — безнең өчен зур горурлык! Хезмәттәшләребезгә, барлык артистларга югары дәрәҗәдәге чыгышлары өчен рәхмәт белдерәбез! ️

#KazanForum #Кукмара #Мәдәният #Татарстан #МиллиМирас #Безнекеләр #РоссияИсламДөньясы
1444
Рекламный баннер 728x90px center-bottom