Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Бүген Кукмара халкы тирән кайгы белән махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташы белән хушлашты

13:55 02.06.2026
Бүген Кукмара халкы тирән кайгы белән махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташы белән хушлашты
Бүген Кукмара халкы тирән кайгы белән махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташы белән хушлашты. Ул ахыргача антына һәм Ватанына тугры калды. Героебызның исеме туганнары, якыннары һәм аны белгән һәркем йөрәгендә мәңге сакланыр.

Мәрхүмнең гаиләсенә кайгы уртаклашу сүзләрен район башлыгы Сергей Димитриев, хәрби комиссар Альберт Гумеров, хәрби җәмәгатьчелек һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре, район халкы җиткерде.

(Соңгы вакытта хәрби хезмәткәрләрнең мәгълүматларын кулланып, мошенникларның ялган акча җыюлар оештыру, мәгълүмат белән манипуляцияләү, туганнары белән элемтәгә керү һәм төрле алдау схемаларын куллану очраклары ешайды.

Шуңа күрә без герой турында шәхси мәгълүматларны бастырмыйбыз — беренче чиратта гаиләсенең куркынычсызлыгы өчен.)

Подписывайтесь на Наш Кукмор в МАХ -
https://max.ru/kukmortatarstan

Наш Кукмор в Telegram -
https://t.me/KukmorOfficial

#НашКукмор #КукморскийРайон
6253
Рекламный баннер 728x90px center-bottom