Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Хөрмәтле якташлар, районыбыз кунаклары!

07:01 07.06.2026
Хөрмәтле якташлар, районыбыз кунаклары!
Хөрмәтле якташлар, районыбыз кунаклары!

Сезне халкыбызның иң күркәм, иң көтеп алынган бәйрәмнәренең берсе — Кукмара Сабантуена чакырып калабыз!

7 июньдә иртәнге сәгать 09:00дан башлап Киндеркүл авылы янындагы аланлыкта зур бәйрәм рухы хөкем сөрәчәк.

Сабантуй кунакларын бай һәм кызыклы программа көтә:
Абсолют көрәш батырына — «Лада Гранта» автомобиле!
Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты Рәдиф Зарипов һәм аның иҗат төркеме чыгышы.
«Росэкстрим» канатта йөрүчеләр ансамбленең гаҗәеп тамашасы.
«Уйнап-көлеп, җырлап-биеп күңел ачыйк әле!» концерт программасы.
Районкүләм «Халыклар дуслыгы» ишегаллары.
Һөнәрчеләр остаханәләре һәм мастер-класслар.
«Балалар остаханәсе» мәйданчыгы.
Балалар аттракционнары, сәүдә һәм туклану зоналары.

Татар йорты ишегалдында да күңелле бәйгеләр үтәчәк:
«Озын толым» конкурсы;
«Милли кием — бәйрәм бизәге» конкурсы:
«Иң милли егет»,
«Иң милли кыз»,
«Иң милли гаилә» номинацияләре.

Кадерле дуслар! Сабантуй — ул безнең бердәмлек, хезмәт сөючәнлек, милли рух һәм горурлык символы.

Гаиләләрегез, туганнарыгыз, дусларыгыз белән килегез!

Кукмара Сабантуенда очрашканга кадәр!

Подписывайтесь на Наш Кукмор в МАХ -
https://max.ru/kukmortatarstan

Наш Кукмор в Telegram -
https://t.me/KukmorOfficial

#НашКукмор #КукморскийРайон
822
Рекламный баннер 728x90px center-bottom