Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Район сабантуе бәйрәме вакытында безнең район өчен инде традициягә әйләнгән, искиткеч матур һәм милли тәрбия чыганагының бер тармагы булган "Сабантуй гүзәле- 2026"...

07:05 08.06.2026
Район сабантуе бәйрәме вакытында безнең район өчен инде традициягә әйләнгән, искиткеч матур һәм милли тәрбия чыганагының бер тармагы булган "Сабантуй гүзәле- 2026"...
Район сабантуе бәйрәме вакытында безнең район өчен инде традициягә әйләнгән, искиткеч матур һәм милли тәрбия чыганагының бер тармагы булган "Сабантуй гүзәле- 2026" бәйгесе узды. Биредә төрле авыллардан килгән 6 кыз үзара көч сынашты. Кызлар барысы да бик матур һәм зәвыклы чыгышлар күрсәттеләр. Үзләренең чын татар мөхитендә тәрбияләнүләрен, халкыбызның милли трпдицияләрен белүләрен, чын татар кызлары булуларын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә Березняк җирлегеннән килгән Фатыхова Гөлназ Ренат кызы "Сабантуй гүзәле" исеменә лаек булды.

Әлеге күркәм бәйгене чын мәгънәсендә бүләкләргә бай һәм истәлекле иткән кешеләр — безнең игелекле иганәчеләребез.
Аларның зур җанлылыгы һәм юмартлыгы нәтиҗәсендә, конкурста катнашучы һәр кызга үзенчәлекле һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды!
Кызларыбызның күңелен күреп, аларга бәйрәм шатлыгы бүләк иткән дусларыбызга рәхмәт белдерәбез:
Гүзәллек һәм мода дөньясыннан:
• Алия Азат кызы Халиуллинага («Эдем» хатын-кызлар кибете);
• Гөлназ Рамил кызы Мәрдановага («Пудра» косметика кибете);
• Руслан Рафаэль улы Головка («Хыял» тегү фабрикасы);
• Раиф Рафаэль улы Шакировка («Стимул» кибете).

Көндәлек тормышны тәмле һәм ямьле итүчеләр:
• Ильгиз Фәнзил улы Шагабиевка («К чаю» кибете);
• «Субхан» җиләк-җимеш кибетенә.

Безнең ышанычлы ярдәмчеләребез:
• Кукмара металл савыт-сабалар заводы житэкчесе Азат Ясэви улы Загидуллинга;
• Азат Мөзәкир улы Набиевка («Домострой» җәмгыяте);
• «Шарм даром», «Смешные цены», «Галактика», «Таишево», «Панорама», сәүдә үзәкләре коллективларына.

Техника һәм сервис өлкәсеннән:
• Ленин урамы, 4а адресы буенча урнашкан «Автоцентр» һәм Ленин урамы, 86 йорттагы «Автосалон М-12» автомагазины хуҗаларына.

Шәхси эшмәкәрләребезгә:
• Гөлсинә Рахимуллинага, Фәрит Шәйдуллинга, Тимур Юнусовка.

Хөрмәтле иганәчеләребез! Сезнең ярдәм — ул кызларыбызның елмаюы, аларның үз-үзенә булган ышанычы. Гүзәллекне бәяли белгәнегез өчен рәхмәт! Сезгә ныклы сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар һәм һәрчак шулай игелекле булып калуыгызны телибез. Кылган изгелекләрегез меңе белән үзегезгә әйләнеп кайтсын!
#летовтатарстане #айдагулять #Сабантуй2026
789
Рекламный баннер 728x90px center-bottom