Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Ышанычлы тыл көче: Түбән Өскебаш мәдәният йортында маскировка челтәре үрделәр

10:55 08.06.2026
Ышанычлы тыл көче: Түбән Өскебаш мәдәният йортында маскировка челтәре үрделәр
Ышанычлы тыл көче: Түбән Өскебаш мәдәният йортында маскировка челтәре үрделәр

Монда командада эшли белү аеруча мөһим: процесс чын җитештерүдәгечә этапларга бүленгән. Башта берәүләр кирәкле киңлектәге тасмалар кисә, икенчеләре пөхтә итеп кисемнәр ясый, өченчеләре исә аларны нигезгә үрә. Маскировка челтәре үрүнең яңа һәм нәтиҗәлерәк ысулын авыл халкына Зур Кукмарадагы «Гараж» волонтерлары өйрәткән.
— Авылдашларыбыз барлык кирәкле материалларны булдырды, ә без үз өстебезгә «җитештерү» өлешен алдык, — дип сөйли Түбән Өскебаш китапханәчесе Фирдәвия Закирова. — Мәдәният йортына еш җыелабыз.

Челтәрләрдән тыш, хуҗабикәләребез өй токмачы әзерли, хуш исле үләннәрдән чәйләр, блиндаж шәмнәре ясый. Бу — гади гуманитар ярдәм генә түгел, ә егетләргә җиткерергә теләгән күңел җылыбыз һәм кайгыртуыбызның бер өлеше.

Волонтерлар куллары белән челтәргә үрелгән һәр тасма — безнең сугышчылар ялгыз түгел дигәнне аңлата. Аларның артында күпме кирәк булса, шулкадәр хезмәт итәргә әзер торган ышанычлы тыл бар.

Подписывайтесь на Наш Кукмор в МАХ -
https://max.ru/kukmortatarstan

Наш Кукмор в Telegram -
https://t.me/KukmorOfficial

#НашКукмор #КукморскийРайон
1182
Рекламный баннер 728x90px center-bottom