Наилә Галиева “Чуар тавык”
Әнисә апа төнлә йоклый алмады. Иртәнге намазын укыгач, оныгына тәмле боткасын пешерде дә бакчасына чыгу урынына киредән ятагына ятты. Инде менә ничә төн аның юньләп йоклаганы юк. Башында мең уй. Ничек яшәргә бу авылда? Күрше Тәслимәнең ялган зәхмәте бөтен авылга таралды. Шундый оятсыз, ялганчы, миһербансыз кешене моңынчы күргәне юк иде әле Әнисә апаның. Кайда гына яшәсә дә үзен хөрмәт итәләр иде бит. Ә биредә?.. Күзеннән аккан яшь Әнисә апаның битеннән тәгәрәп төшеп, ап-ак мендәрен чылатты. Гайсә пәйгамбәр әйткән бит, үлекләр үлекне күмәләр, дигән. Менә бу авылның кайбер кешеләренә туры килә дә инде ул хәдис. Җансыз тере кешеләр...
Хикәянең дәвамы:
https://librarykukmor.ru/tpost/6covbeht31-nail-galiev..