Кукмара шәһәренең Мамадыш ягыннан килә торган юл чатында төзелә торган «Фатиха» мәчете көннән-көн күркәм төс ала
12:01
04.07.2026
Кукмара шәһәренең Мамадыш ягыннан килә торган юл чатында төзелә торган «Фатиха» мәчете көннән-көн күркәм төс ала. Бүгенге көндә бинаның икенче катында кирпеч салу эшләре дәвам итә. Аннан соң гөмбәз урнаштыру, манара кую, инженерлык челтәрләре һәм территорияне төзекләндерү көтелә.
— 750 квадрат метр мәйданны биләүче бинада хәзерге вакытта чын мәгънәсендә эш гөрли. Егетләр эчке һәм тышкы яктан кирпеч салу эшләрен июнь аенда төгәлләргә ниятлиләр. Алга таба иң катлаулы эшләрнең берсе — гөмбәз урнаштыру һәм манара кую көтә. Быел мәчетне тышкы яктан төрү уе да бар. Шулай ук инженерлык челтәрләрен урнаштыру, территорияне төзекләндерү мәсьәләләре дә игътибар үзәгендә. Бу эшләрнең һәммәсе дә Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап, райондашлар, изге күңелле кешеләр көче белән башкарыла, — ди Рәдиф хәзрәт.
Райондашларыбыз, әтиле-уллы Ринат һәм Йосыф Шәфигуллиннар, суүткәргеч торбаларны урнаштыру эшләрен тәмамлап, хәзерге вакытта стенага плитә ябыштыру белән мәшгуль. Әти кешенең үз тәҗрибәсен улына тапшыруы, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләве аеруча әһәмиятле. Мондый уртак хезмәт, бер яктан, төзелеш эшләренә өлеш кертсә, икенче яктан, буыннар арасындагы бәйләнешне дә ныгыта.
«Фатиха» мәчете саннарда:
Ике манаралы булачак
Манарасының биеклеге 37,5 метрны тәшкил итәчәк
Бер меңнән артык кешене сыйдыра алачак
«Фатиха» мәчете киләчәктә Кукмараның күркәм символларының берсенә әверелер дип көтелә.
Фото: Алсу Сәләхетдинова / «Кукмор-информ»
Подписывайтесь на Наш Кукмор в МАХ -
https://max.ru/kukmortatarstan
Наш Кукмор в Telegram -
https://t.me/KukmorOfficial
#НашКукмор #КукморскийРайон