Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Кукмарада җырлы-биюле «Кичке уен» узды!

20:13 05.07.2026
Кукмарада җырлы-биюле «Кичке уен» узды!
Кукмарада җырлы-биюле «Кичке уен» узды!

4 нче июль көнне Кукмара шәһәренең Комсомол мәйданында чын халык бәйрәме гөрләде. Биредә Мәмәшир, Күкшел һәм Поч-Кучук авыл җирлекләре үзешчәннәре катнашында «Кичке уен» оештырылды.

Кичәнең иң матур өлеше — җәйге чәчәкләрдән тәкыя үрү буенча осталык сәгате булды. Тамашачылар бик теләп үзләренә чәчәкле бизәкләр ясарга өйрәнделәр.

Бәйрәм дәвамында яңгыраган дәртле җырлар, матур биюләр һәм күңелле уеннар һәркемгә онытылмаслык ял һәм күтәренке кәеф бүләк итте.
Җәйге кичләребез шулай җыр-бию белән тырыш һәм күңелле үтсен!

#ЛетоВТатарстане #Кукмара #КичкеУен #ЯратканКукмарам
1924
Рекламный баннер 728x90px center-bottom