Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Чишмә суыдай саф җырлар: Әсән-Елгада «Чишмә бәйрәме» узды!

09:36 08.07.2026
Чишмә суыдай саф җырлар: Әсән-Елгада «Чишмә бәйрәме» узды!
Чишмә суыдай саф җырлар: Әсән-Елгада «Чишмә бәйрәме» узды!

Үткән шимбә кичендә Әсән-Елга авылының гүзәл «Акъяр» чишмәсе янәдән җыр-моң сөючеләрне, авыл халкын һәм кадерле кунакларны үз тирәсенә җыйды. Табигать кочагында узган бу күркәм бәйрәм һәркемнең күңелендә иң җылы хәтирә булып калачак.

Чишмә — табигатьнең безгә биргән иң изге, иң кадерле бүләге. Ул үзенең сафлыгы белән җаннарга яшәү көче өсти, тирә-юньгә ямь бирә. Чишмәләребезне күз карасыдай саклау, аларны чиста тоту һәм киләчәк буыннарга тапшыру — һәрберебезнең намус эше һәм изге бурычы.

Әсән-Елгада гөрләгән бу бәйрәм туган җиргә булган чиксез мәхәббәтне, табигатькә сакчыл мөнәсәбәтне һәм халкыбызның бердәмлек рухын тагын бер кат исбатлады. Чишмәләребез җырлап торсын, моңыбыз сүнмәсен!

Кукмара #ӘсәнЕлга #ЧишмәБәйрәме #Татарстан #летоВТатарстане
793
Рекламный баннер 728x90px center-bottom