Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Түбән Казаклар авылында капиталь төзекләндерелгән мәдәният йорты кабат ишекләрен ачты

16:01 16.07.2026
Түбән Казаклар авылында капиталь төзекләндерелгән мәдәният йорты кабат ишекләрен ачты
Түбән Казаклар авылында капиталь төзекләндерелгән мәдәният йорты кабат ишекләрен ачты. Бүген ул – заманча шартлар тудырылган, балаларны да, яшьләрне дә, өлкәннәрне дә берләштерүче иҗат һәм аралашу үзәге.

Ремонт барышында бина тулысынча яңартылган: идән-түшәмнәр, тәрәзәләр, диварлар алыштырылган, уңайлы бильярд бүлмәсе, санитар бүлмә булдырылган, яңа җиһазлар һәм тавыш аппаратурасы урнаштырылган. Авыл халкы да читтә калмаган – өмәләрдә катнашып, клубны яңартуга үз өлешен керткән. Әлеге изге эшне гамәлгә ашыруда «Урал» хуҗалыгы һәм аның җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов зур ярдәм күрсәткән.

Бүген мәдәният йортында сәламәтлекне ныгыту, нәфис сүз, бию һәм кул эшләре түгәрәкләре эшли. Яңартылган клуб алга таба да авыл халкын берләштереп, матур очрашулар, иҗади кичәләр һәм истәлекле вакыйгалар үзәге булсын!

Подписывайтесь на Наш Кукмор в МАХ -
https://max.ru/kukmortatarstan

Наш Кукмор в Telegram -
https://t.me/KukmorOfficial

#НашКукмор #КукморскийРайон
588
Рекламный баннер 728x90px center-bottom