Кукмара районы бүген зур югалту кичерде — районыбызның бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны, Чишмәбаш авылы кешесе Габделвахит Шәмсетдинов бакыйлыкка күчте
15:45
28.07.2026
Кукмара районы бүген зур югалту кичерде — районыбызның бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны, Чишмәбаш авылы кешесе Габделвахит Шәмсетдинов бакыйлыкка күчте. Быел ул үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткән иде. 1926 елның 8 гыйнварында туган Габделвахит абый 1943 елның ноябрендә Кызыл Армия сафларына алына, Икенче Белоруссия фронтының 65 нче армиясе составында артиллерист һәм элемтәче булып хезмәт итә, Белоруссияне, Польшаны һәм Германияне фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша. Җиңү көнен ул Германия җирендә каршы ала.
Ветеран белән саубуллашу туган авылы Чишмәбашта, үз нигезе каршында узды. Соңгы юлга озатырга район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, район ветераннар советы рәисе Валентин Иванов, авыл җирлеге башлыгы, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, туганнары һәм аны хөрмәт иткән райондашлар җыелды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин ветеранның якты истәлегенә хөрмәт сүзләре җиткереп, аның тормыш юлын — батырлыкның, намуслы хезмәтнең, туган җиргә һәм Ватанга тугрылыкның ачык үрнәге дип атады.
Габделвахит Шәмсетдинов сугыш елларының бөтен авырлыгын үз җилкәсендә күтәреп кенә калмый, тыныч тормышны торгызуга да зур өлеш кертә. Ул районның иҗтимагый тормышында актив катнаша, яшьләр белән еш очрашып, үзенең тормыш тәҗрибәсен, акыллы киңәшләрен җиткерә. Ачык күңелле, тыйнак, ярдәмчел, кешеләргә ихтирам белән караучы шәхес булып истә калды ул. Авыр сынаулар аша узган буын вәкиле буларак, ул безгә Ватанны сөяргә, тынычлыкның кадерен белергә, хезмәтне хөрмәт итәргә һәм яшь буынны шул рухта тәрбияләргә кирәклеген үзенең бөтен гомере белән дәлилләп калдырды.
Габделвахит абыйның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр. Аның авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын. Туганнарына, якыннарына тирән кайгырып сабырлык телибез.
Подписывайтесь на канал главы района в МАХ -https://max.ru/channel_Sergey_Dimitriev
Подписывайтесь на Наш Кукмор в МАХ -
https://max.ru/kukmortatarstan
Наш Кукмор в Telegram -
https://t.me/KukmorOfficial
#НашКукмор #КукморскийРайон