Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Сазтамак авылында Байлангар мәдәният йорты хезмәткәрләре Тимерюлчылар көне уңаеннан «Капка төбендә кич утыру» дип исемләнгән җылы һәм күңелле чара оештырды

13:39 04.08.2026
Сазтамак авылында Байлангар мәдәният йорты хезмәткәрләре Тимерюлчылар көне уңаеннан «Капка төбендә кич утыру» дип исемләнгән җылы һәм күңелле чара оештырды
Сазтамак авылында Байлангар мәдәният йорты хезмәткәрләре Тимерюлчылар көне уңаеннан «Капка төбендә кич утыру» дип исемләнгән җылы һәм күңелле чара оештырды.

Бәйрәмдә 33 елдан артык тимер юл тармагында намуслы хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан Гүзәлия Шагабиева хөрмәтләнде. Аңа рәхмәт сүзләре җиткерелде, истәлекле бүләкләр тапшырылды һәм бәйрәм белән тәбрик ителде.

Кичәдә авыл халкы бергәләп аралашты, татар халкының күркәм гореф-гадәтләрен искә төшерде. Тальян гармун моңнары яңгырап, җырлар башкарылды, чәй табыны артында җылы хатирәләр белән уртаклаштылар.

– Бүгенге кичәне бик күңелле үткәрдек. Татар халкының матур традицияләрен саклап, шулай бергә җыелып яшәргә язсын. Авыл өстенә таралган тальян гармун моңнары күңелләрне айкап алды, вакытның үткәне дә сизелмәде, – дип уртаклашты Байлангар мәдәният йорты директоры Минзәлия Әһлиуллина.

Чара авылдашларга күтәренке кәеф бүләк итеп, буыннар арасындагы бәйләнешне һәм милли гореф-гадәтләрнең әһәмиятен тагын бер кат искәртте.

Подписывайтесь на канал главы района в МАХ -https://max.ru/channel_Sergey_Dimitriev

Подписывайтесь на Наш Кукмор в МАХ -
https://max.ru/kukmortatarstan

Наш Кукмор в Telegram -
https://t.me/KukmorOfficial

#НашКукмор #КукморскийРайон

Источник: https://max.ru/hezmetdani
218
Рекламный баннер 728x90px center-bottom