Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Пчеловод авылы зур бәйрәмгә әзерләнә!

21:06 06.08.2026
Пчеловод авылы зур бәйрәмгә әзерләнә!
Пчеловод авылы зур бәйрәмгә әзерләнә!

4 август көнне авылыбызда күңелле һәм борынгы матур гадәтебез — Авыл көненә бәйрәм бүләкләре җыю чарасы узды! Авылдашларыбыз җырлый-җырлый, гармун моңнары астында урамнар буйлап йөрделәр. Бүләкләрен биргән, изге теләкләрен җиткергән һәм бәйрәмгә үз өлешен керткән һәрбер авылдашыбызга тирән рәхмәтебезне белдерәбез! ️

Ә инде 8 АВГУСТ 18:30 СӘГАТЬТӘ барыгызны да Пчеловод авылында узачак «Бер очрашыйк әле, авылдашлар!» дип исемләнгән онытылмаслык Авыл көне бәйрәменә чакырабыз!

Бәйрәмебезнең махсус кунаклары:

Рамиль Гатиятуллин — дилбегәне үз кулында тотучы оста алып баручы;
️ Рамиль Галимҗанов — «Татар җыры» һәм «Алтын Барс» премияләре лауреаты;
Гөлия Димитриева — күңелле һәм моңлы җырлары белән!

Бәйрәм программасында сезне көтә:

Авылыбыздан чыккан моңлы җырчылар чыгышы;
Балалар һәм олылар өчен онытылмаслык кызыклы уеннар;
Күңелле бәйрәм дискотекасы;
️ Әлбәттә, хуш исле кайнар чәй һәм тәмле кайнар коймак!

#КукмараРайоны #ПчеловодАвылы #АвылКөне #БерОчрашыйкӘле #ЛетоВТатарстане #КультураКукмора #АйдаГулять
236
Рекламный баннер 728x90px center-bottom