Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Районда «Автобус» профилактик операциясе узды

16:01 21.08.2026
Районда «Автобус» профилактик операциясе узды
Районда «Автобус» профилактик операциясе узды

Районда пассажирлар транспорты катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, автобус йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвен тикшерү һәм пассажирлар иминлеген тәэмин итү максатыннан «Автобус» исемле профилактик операция узды. Рейдка район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре Рөстәм Нуриев һәм район газетасы журналисты чыкты.

Тикшерү барышында автобусларның техник торышына, йөртүчеләрнең документларына, пассажирларны йөртү таләпләренең үтәлешенә, куркынычсызлык каешларын куллануга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә игътибар бирелде. Инспектор автобус йөртүчеләр белән профилактик әңгәмәләр үткәреп, пассажирларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплылыкның мөһимлеген ассызыклады. Тизлек режимын саклау, дистанцияне дөрес сайлау, техник төзеклекне даими контрольдә тоту кирәклеге искәртелде.

8 ел автобус йөртүче Нурислам Афанасьев: «Мондый акцияләр, тикшерүләр бик кирәк. Рейска чыкканда документлар да, техника да тәртиптә булырга тиеш. Юлдагы иминлек йөртүченең җаваплылыгына, игътибарлылыгына бәйле», — дип билгеләде.

Операция нәтиҗәсендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның берничә очрагы ачыкланды: куркынычсызлык каешларын кулланмау, транспортның техник тикшерүен вакытында узмавы, тышкы яктырту приборларыннан файдалану таләпләрен бозу. 10 йөртүчегә административ беркетмә төзелде.

Подписывайтесь на канал главы района в МАХ -https://max.ru/channel_Sergey_Dimitriev

Подписывайтесь на Наш Кукмор в МАХ -
https://max.ru/kukmortatarstan

Наш Кукмор в Telegram -
https://t.me/KukmorOfficial

#НашКукмор #КукморскийРайон
236
Рекламный баннер 728x90px center-bottom