Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы заявка бирмичә калган һәм заявка биреп "отказ" килгән шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен субсидияләргә...

08:28 23.09.2026
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы заявка бирмичә калган һәм заявка биреп "отказ" килгән шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен субсидияләргә заявкалар кабул итүнең чираттагы этабын игълан итә.

2026 елның 23 сентябреннән 5 октябренә кадәр шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы Татарстан Республикасы халкы чыгымнар өлешен каплауга түбәндәге юнәлешләр буенча заявкалар бирә ала:

• савым сыерларын тоту-бер башка
6 300 сум;
• бер яшьтән зуррак булган сарыклар, кәҗә малын асрау өчен бер башка
1 000 сум;
• өч яшьтән зуррак бияләр асрау-бер башка 5 000 сум;
• сөтчелек юнәлешендә кече фермалар төзү:
→ 1 млн сум-8 сыердан башланган фермага;
→ 500 мең сум — фермага 5 сыердан.

Документлар «Мои субсидии» системасы аша электрон рәвештә кабул ителә.

Телефон буенча консультацияләр:
8 (84364) 2-67-31 , 2-72-74
Кукмара районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе.
64
Рекламный баннер 728x90px center-bottom