Сафа Сабиров «Казан кызы»
Һөҗүм төннең иң караңгы вакытында башланды һәм башта партизаннар өчен уңыш белән барды.
Көтелмәгән һөҗүмнән котлары очкан немецлар оешкан рәвештә .каршылык күрсәтә алмадылар. Оялары туздырылып ташланган шөпшәләрдәй, ары барып бәрелделәр, бире ташландылар һәм, шул рәвешчә, кая гына булса да качып котылырга, башларын саклап калырга ашыктылар.
Ә партизаннар, шушы паникадан файдаланып, район үзәге булган Биектау исемле зур авылның яртысына якын өлешен тиз арада үз кулларына алып та өлгерделәр.
Хикәянең дәвамы:
http://librarykukmor.ru/tpost/6ruft6p711-safa-sabirov..