Фәрит Яхин “Тиңсезләр гыйшкы”
Күрше малае Харисның Фазыйлә апасы быел унынчы сыйныфны тәмамлады, Казанга укырга китәсе билгеле булды. Әмма әтисе — Тупас Гайфулла, кызының бу ниятенә каршы төшкән икән дип, ишеттек. Мин сине шәһәргә җибәрер өчен үстердеммени, әнә колхозда сыер сау, йортка файдаң тияр, дип орышкан, ди, имеш. Булыр, әйтер, бер дә жәлләп тормас, балта күтәрсә — чаба, тешләсә — өзә торган, пырдымсызлыгы өчен тупас кушаматы алган Гайфулла бит ул. Аңа йомыш төшкәндә генә Гайфулла абзый дип сөйләшәләр, ә гайбәткә кереп, телгә күтәрелсә — Тупас Гайфи, күп вакытта Тупас Гайфулла аты белән йөртәләр.
Шулай итеп, Тупас Гайфулла үз баласының хыял канатларын бер селтәнү белән өзгәләп ташлаган да, кызы, мескенем, ындыр артына качып, тиреслек башында күз яшьләрен сыккан.
Хикәянең дәвамы:
http://librarykukmor.ru/tpost/uiuki166o1-frit-yahin-t..