Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

2 нче октябрь көнне Казанның Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» («Сияние») IX Республика...

08:32 03.10.2026
2 нче октябрь көнне Казанның Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» («Сияние») IX Республика фестивале лауреатларының өченче гала-концерты гөрләп узды.

Өлкәннәр ункөнлегенә багышланган бу масштаблы чарада Кукмара районы исеменнән районыбызның горурлыгы — «Баламишкин» халык гармунчылар ансамбле һәм Олыяз авылыннан Нургали абый лаеклы чыгыш ясадылар.

Артистларыбызның баян-гармун телендә сөйләгән моңнары, дәртле көйләре һәм кабатланмас осталыклары тамашачыларның күңелен әсир итте. Башкала сәхнәсендә чыгыш ясау — ул милли музыкабызны, халык традицияләрен саклауга зур өлеш керткән иҗат коллективының хезмәтенә югары бәя.

«Баламишкин»нарны бу зур уңышлары белән ихлас котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм яңа иҗади үрләр телибез!
262
Рекламный баннер 728x90px center-bottom