Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.

Айгөл Әхмәтгалиева Кайтаваз

00:50 28.02.2024
Айгөл Әхмәтгалиева “Кайтаваз”

Каяндыр ишетелер-ишетелмәс кенә моң агыла иде. Урал тауның ташлы итәгендәге мәгърур кыяфәтле сылу каеннар шавында идеме ул, әллә инде тау күкрәген ярып, кылтык кызлар тавышы белән челтерәгән инеш агышында идеме — ничек кенә булмасын, колакны иркәләгән әлеге моң таң калырлык иде.

— И Ходай Тәгаләнең кодрәте! Җирдәге оҗмахтыр бу, балалар. — Ана, машинадан төшкән шәйгә, аякларының авыртуын да онытып, тирә-яктагы илаһи матурлыкка текәлде. Үзе гомер бакый кыр-дала ягында яшәп, күккә ашкан тауларны, таш өстендә бии-бии аккан инешләрне тәүге тапкыр күргәч, сокланудан телсез калды. Яфракларын җәйге җилдә җилпәзә урынына лепердәтеп, иркәләнеп серләшә-серләшә болытларга үрләгән агачлардан карашын аермый гына, берара билен уып торды. Чал чәчләрем күренмәсен әле дигәндәй, ак яулыгын маңгаена ук төшереп кысып бәйләде, камзулын төймәләде.

Хикәянең дәвамы: http://librarykukmor.ru/tpost/ovuval6jy1-aigl-hmtgali..



4468
Рекламный баннер 728x90px center-bottom