Нәбирә Гыйматдинова “Дога”
...Сәбәбен табасы иде, сәбәбен... Бардыр бит инде ул, бардыр! Аның дәвасы да бардыр. Кыштан бирле өшеп-туңып йөрү алҗытты. Әйтерсең җанны котып салкыннары белән уратып, йөрәккә боз катырганнар иде. Суласаң — сулап, көлсәң — көлеп, сөйләшсәң сөйләшеп булмый. Гомумән, болай тереклек итеп тә булмый. Элек тә тиктомалдан гына кәеф кырыла, эч поша иде анысы. Тик мондый авыр халәт озакка сузылмый иде. Иҗат кешесе ике дөнья белән аралаша: җирдәгесеннән гайрәте чиксә, хыялында тудырган томаннар иленә китеп юана. Анда ул күпмедер вакыт яшәп бәхеткә тиенеп ала. Бу үз-үзеңне алдау гына, билгеле. (Гөнаһларын иңенә астырып, җиргә куылган Адәм нәселенең бер кыйпылчыгын кем оҗмах хозурына менгезсен ди!) Ләкин алдана белү дә бәхет. Менә хәзер кош төсле очар иде хыял күгенә, канатлары сыек... Остаханәсендә үле тынлык! Күптән инде, күптән кәгазь-буяуларга кул тимәгән. Илһамланып башлаган соңгы эше дә төгәлләнмәде. Күңел бернигә дә үсми.
Хикәянең дәвамы:
http://librarykukmor.ru/tpost/3ep7bbc0m1-nbir-giimatd..