Вәрис Гали “Саубуллашу”
— Вәкъкас абый, синең атны дүшәмбе көнне иткә озатачаклар икән. Бригадир Хәтмулла абый хәбәр итәргә кушкан, — дип, укытучы Вәлия килеп әйтте аңа. Югары Сондагы туганнарына барган булган икән. Хәбәрне шуннан ишетеп кайткан.
Бөтен гәүдәсе эсселе-суыклы булып ките Вәкъкасның. Милициянең участок инспекторы булып эшләгәндә үзендә туган, шактый еллар җигеп йөргән, пенсиягә киткәч, «Яке» совхозына илтеп тапшырган, аның директоры Харис Кече Сонга саткан Юрта кушаматлы кашкасын үзе дә һаман оныта алмый иде. Аның ялларын тарый торган каты щёткасы бүген дә исән әле. Аны бер истәлеге итеп саклый. Атны Түбән Якедә калдырганына да шактый еллар узды бит инде.
Хикәянең дәвамы:
http://librarykukmor.ru/tpost/gfrt2xg4s1-vris-gali-sa..